Лермонтовның даһилыгы мәңгелек (12+)
15 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен, «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» IX Төбәкара акциясе кысаларында, «Лермонтовның даһилыгы мәңгелек» дигән шигърият сәгате үтте. Акцияне оештыручы – Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе. Максаты – үсеп килүче буынның игътибарын М.Ю.Лермонтовның әдәби һәм сәнгати мирасына җәлеп итү. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм тәрбиясе турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды, аны күпкырлы һәм сәләтле шәхес буларак белде, аның шигырьләр яза башлау һәм танылу алу тарихы белән танышты. Чыгыш матур һәм бай эчтәлекле электрон презентация белән үрелеп барды. #деньлермонтовскойпоэзии2021
|